Нократ дулкыннары

Форма входа

Батыровы mp3 плеер

Без контактта

Татар радиосы

Эзләү

Календарь

«  Январь 2017  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 76

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2017 » Январь » 18 » Котлы булсын туегыз!
15:19
Котлы булсын туегыз!


Игезәк җырчылар Рамиля һәм Разиля Батыроваларның рәсми сайты Фаниль Гимадиевны һәм Разиля Батырованы законлы туйлары белән котлый!
Кадерле Фаниль, кадерле Разиля!
Сезне чын күңелдән шушы матур көнегез белән котлыйбыз һәм бар изге теләкләребезне Фәнис Яруллин сүзләре аша җиткерәсебез килә:
«Язмыш сезнең тез астына китереп сукса - егылмас өчен якасына ябышыгыз.
Утларга салса - үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез.
Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмәгез - асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар.
Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиргә төшегез.
Карурманнарда адштырса - кояшка карап юл сайлагыз.
Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп иреккә ургыгыз.
Җиргә күмсә - орык шикелле тишеп чыгыгыз.
Җилкәннәрегезне җилләр екса - сөюегезне җилкән итеп күтәрегез.
Нинди генә очракта да җиңәргә өйрәнегез.
Көчле рухлылар гына максатка ирешә ала.
Түземлеләр генә бәхеткә лаек!»
Бәхетле булыгыз!
Просмотров: 297 | Добавил: Kaspersky | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0