Нократ дулкыннары

Форма входа

Батыровы mp3 плеер

Без контактта

Татар радиосы

Эзләү

Календарь

«  Май 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 76

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2015 » Май » 8 » Хөрмәтле Ветераннар һәм кадерле дуслар!
14:38
Хөрмәтле Ветераннар һәм кадерле дуслар!


Хөрмәтле Ветераннар һәм кадерле дуслар!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән чын йөрәктән тәбриклим!

Җиңү көне - илебез өчен әһәмиятле, күп газаплар чигеп яу-ланган һәм изге бәйрәм ул! 1418 көн дәвам иткән сугыш һәр гаилә, һәр совет кешесе тормышында тирән эз калдырды. Ул кайгы һәм авыр сынаулар алып килде, миллионлаган кеше гомерен корбан итте, әмма солдатларның батырлыгы һәм кыюлыгы, тыл эшчәннәренең чыдамлылыгы һәм түземлеге, халкыбызның моңача күрелмәгән бердәмлеге улемне һәм җимереклекләрне җиңеп чыкты. Кешеләребез, зур патриотизм, массакүпәм батырлык һәм үз-үзләрен корбан итү үрнәге күрсәтеп, тупландылар һәм җиңү яуладылар.

Бүген яшәүче буынның изге бурычы - халыкның бөек батырлыгы турындагы истәлекне киләсе буыннар өчен саклау, Русия һәрчак куәтле һәм бәйсез дәүләт булып калсын, ә киләчәк буыннар тормышы тыныч һәм бәхетле булсын өчен барысын да эшләү.

Җиңүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез, Туган илебезне дошманнан саклап калуыгыз өчен Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез, кадерле ветераннар! Сезгә һәм барлык район халкына ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм иминлек телибез! Изге теләкләр белән игезәк йолдызлар Рамиля и Разиля Батыроваларның рәсми сайты!

Просмотров: 359 | Добавил: Kaspersky | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0