Нократ дулкыннары

Форма входа

Батыровы mp3 плеер

Без контактта

Татар радиосы

Эзләү

Календарь

«  Август 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 76

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2016 » Август » 29 » Кадерле игезәк җырчыларның сыңарын Рамиля Батырованы һәм матур Казан егете Ильнур Давлетшинны законлы никахлары белән котлый!
14:35
Кадерле игезәк җырчыларның сыңарын Рамиля Батырованы һәм матур Казан егете Ильнур Давлетшинны законлы никахлары белән котлый!


Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның рәсми сайты √ Кадерле игезәк җырчыларның сыңарын Рамиля Батырованы һәм матур Казан егете Ильнур Давлетшинны законлы никахлары белән котлый!
Кадерле Ильнур !, Кадерле Рамилә !

Сез Аллаһы Тәгалә каршында кылына торган иң гүзәл гамәл башкардыгыз.

Никах укыттыгыз.

Никах – ул кеше гомерендә бер генә була торган мәҗлес. Наках – ул туй түгел. Кеше тормышында туйлар берничә: бәби туе, законлы никахлашу, тормыш туе һәм соңгы туй. Ә мәҗлес, никах мәҗлесе ул кеше гомерендә бер генә була. Әйе, бер генә һәм кабатланмас изге мизгеллләр.

Сез әлеге мизгелдән башлап гаилә булып саналасыз, – Ильнурның !хатыны, - Ильнур ! Рамиләнең ! ире дигән яңа, гомерлек статус аласыз. Бүгенге көнегез бүтән бер кайчан да кабатланмас, кадерле көнегез.

Ышанмагыз әгәр сезгә бу көнне тормышыгыздагы иң матур, иң истәлекле көнегез дип тәбрик итсәләр. Бу алай түгел. Менә күрересез, ир белән хатын булып тәүге тапкыр икәүдән-икәү генә калып, бер берегезгә карап елмаюыгыз мәңге истә калыр, тиздән, Аллаһы боерса, нәниләрегез дөньяга туыр – бу да иң матур көн кебек булып тоелыр, нәниегез беренче кат елмаер, тәүге адымнарын ясар, “әннә”, “әттә” дияр… , …мәхәббәтләрен табарлар.
Һәм инде менә кияү белән кәләшнең әти-әниләренең дә иң бәхетле көннәре кебектер бүгенге көн. Шулай булгач сезне иң матур, иң бәхетле көннәрегезнең башы белән чын күңелдән котлыйм һәм бары тик бәхетле булуыгызны гына телибез.
Просмотров: 248 | Добавил: Kaspersky | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0