Нократ дулкыннары

Форма входа

Батыровы mp3 плеер

Без контактта

Татар радиосы

Эзләү

Календарь

«  Май 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 76

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2016 » Май » 1 » 1 май Яз һәм хезмәт байраме белән сезне!
15:41
1 май Яз һәм хезмәт байраме белән сезне!
Игезәк җырчылар Рәмилә һәм Рәзилә Батыроваларның рәсми сайты барыгызны да 1 Май бәйрәме белән котлый! Хезмәт көне, Яз һәм Хезмәт бәйрәме – Русиядә бу көннең нинди генә исемнәре юк. Ә дөньяның 142 илендә 1 Май – Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символлары булып торалар. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.
Просмотров: 275 | Добавил: Kaspersky | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0