Нократ дулкыннары

Форма входа

Батыровы mp3 плеер

Без контактта

Татар радиосы

Эзләү

Календарь

«  Апрель 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
27282930

Наш опрос

Оцените мой сайт
Всего ответов: 76

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » 2015 » Апрель » 30 » 1 май белән сезне кадерле дуслар!
19:09
1 май белән сезне кадерле дуслар!

Кадерле дуслар!
Сезне якынлашып килүче Тынычлык, Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбриклибез!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Беренче май идеяләре һәрвакыт актуаль булачак. Ул язгы яңару һәм җылылык, үз хокукларың һәм мөмкинлекләреңне тулысыңча тормышка ашыру теләге һәм өмете, тормышны яхшырак итәргә омтылу бәйрәме булып кала.

Тынычлык һәм Хезмәт кебек төшенчәләр әһәмиятен югалтмадылар һәм элеккечә якын һәм көнүзәк булып калалар. Нәкъ эшсөярлек һәм иҗат итү теләсә кайсы җәмгыятьнең үсеш һәм билгеләгән планнарга ирешү нигезе булып тора.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан фронт һәм тыл ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә, аларның хәрби һәм хезмәт батырлыгы безгә Беренче май бәйрәмен тыныч илдә каршылау мөмкинлеген бирде.

Һәркемнең хезмәте кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, сөенеч һәм иминлек китерсен. Һәр кешенең йөрәгендә яз булсын, күңелендә май чәчәк атсын, өендә мәхәббәт һәм үзара аклашу хөкем сөрсен! Сезгә тынычлык, изгелек һәм жылылык телибез! Изге теләкләр белән Рәмилә һәм Разилә Батыроваларның рәсми сайты!
Просмотров: 353 | Добавил: Kaspersky | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0